ХУРЛАШУ ф. урт. юн. к. хурлау. Аның авыз читендәге елмаюга охшаган чырае кеше белән очрашканда да, аерылышканда да, макташканда да, хурлашканда да шулай үзгәрешсез калганын белә Тәлгать. А.Хәлим. Мәктәпкә баргандагы үзара үчекләшүләр, хурлашулар тәнәфес вакытларында еш кына урамга чыгып таш атуга әйләнеп китә. Р.Зарипов

Хурлаша башлау Хурлашырга тотыну. Күрешүгә үк бер-берсен хурлаша башлый икән алар. Әкият

Хурлашып алу Тиз генә, кыска вакыт аралыгында хурлашу. Шул арада хурлашып алырга да өлгергәннәрме инде?! Р.Вәлиев

Хурлашып китү Ниндидер сәбәптән кинәт хурлаша башлау

Хурлашып тору Әле, күз алдында хурлашу; һәрвакыт яки әледән-әле хурлашу. Хурлашып торуларын үз күзләрем белән күрмәсәм ышанмас та идем, халык бөтенләй башкача сөйли бит әнә. Г.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә