ХУРЛА’У ф. 1) Тиргәү, сүгү, ачулану, әрләү, сүз белән кимсетү. Әшәке сүз әйтеп, кайсыгызны булса хурладыкмы? Г.Кутуй. Бу шагыйрь абзый һәммәсен дә хурлый, димә, сеңел. Н.Гыйматдинова

2) Кемне дә булса начар дип, гаепләп, яманлап сөйләү, кара ягу, яман атын сату. Шунысы сәер: боларның кайсын тыңласаң да, үзенә җылы түбә, ризык биргән йортны, анда эшләүчеләрне хурлый, әниләрен хокукларыннан мәхрүм итүчеләрне гаепли. Р.Габделхакова. Ир-ат һаман әле хөкүмәтне сүгә, байларны хурлый, зарланып бушамый, баскан урынында таптана. К.Кара

3) Мыскыл итү, мәсхәрәләү. «Менә бу кеше туебызны туктатып иконабызны хурлады», – дип, Әбүбәкерне судка биргәннәр. Ф.Гарипова. Үзен шулай тупас төстә кире каккан, хурлаган өчен Рәфистән үч алу турында ул төне буе план корды. А.Вергазов

4) Көчләп мәсхәрәләү. Соңыннан шул беленде: бертуган сеңлесен рус егете хурлаган булган икән. М.Әмирханов. Ә кызымны хурлаган өчен бернинди дә җәза юк! Х.Ибраһим

Хурлап алу Бераз гына хурлау. Җырлап ала чегән, хурлап ала Атыңны һәм нәсел-затыңны... Ф.Гыйззәтуллина. Урынбасар миңа Гөлчирә апаны хурлап алырга да онытмады. Безнең гәҗит

Хурлап бетерү Бик нык хурлау, каты хурлау. Аннары, дары кебек кабынып, әниең ташланды, әллә ниләр әйтеп хурлап бетерде. С.Сабиров. Фетнә чыгарып, ислам динен хурлап бетерергә тырыштылар. Өмет

Хурлап йөрү Озак вакыт дәвамында хурлау, гел, даими хурлау. Мин биргән дәресләрне әле берәүнең дә хурлап йөргәне юк. Э.Яһудин. Концертлар вакытында юмористик чыгышларымда рәхәтләнеп көлеп утыралар, шау-гөр килеп кул чабалар икән, соңыннан мактап я хурлап йөриләр икән бу минем өчен иң зур бүләк. М.Кәбиров

Хурлап ташлау сөйл. Ялгышлык яки кызулык белән хурлау. Ә Мөслах карт исә болай уйлады: «Җирләрен ялгыш хурлап ташладым, телемне корт чаккыры». Ф.Яруллин. Ояны артык хурлап ташлады, ярамаслык түгел әле ул. М.Хуҗин

Хурлап тору Хәзерге вакытта хурлау, шактый вакыт хурлау; даими хурлау. Кешеләрне гел хурлап торып кына үстереп булмый, мактап алырга да тиеш без. Г.Афзал. Гаепле мин: гел аны хурлап тордым, Барын яшереп синнән, югын арттырдым... Көткәнгәме ирештем?.. Р.Гаташ

Хурлап узу к. хурлап үтү. Җыелышта ул безнең сыйныфны да хурлап узган, диләр. Р.Вәлиева

Хурлап үтү Сүз арасында, башкалар белән беррәттән хурлау. Безнең оешма эшчәнлеген дә хурлап үткән яңа җитәкче. И.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә