ХУРЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. хурлау. Хурланган күңеле һич тә ышанырга теләмәде, ләкин булган нәрсә, аның килмәве һәм аяусыз акыл шул турыда сөйләде. Н.Фәттах. Бу китапның буеннан буена ана телебез шулкадәр кимсетелгән, хурланган, бу тәрҗемәдән беркем дә берни дә аңламаячак. Мәдәни җомга 2) Гарьләнү, кимсенү, үзен кимсетелгән итеп сизү. Күпме кимсенде, күпме хурланды, малай-шалайдан күпме әр-хур ишетте, күпме кыйналды ул шуның аркасында! М.Маликова. Бер туй ясарлык рәтең булмагач, ничек хурланмыйча өйләнергә? З.Мәхмүди 3) Оялу, уңайсызлану. Аның ире белән ничек җәфаланулары турында, иренең шундый булуына ничек газаплануы, борчылуы, кешедән хурлануы, гарьләнүе турында – барысын да сөйләде бу ханымга. М.Вәли-Барҗылы. Ә бу эштән ул бик хурлана иде: биш ел интегеп-интегеп институтта укы да себерке күтәреп урамга чык, имеш. Н.Гыйматдинова 4) сир. Җирәнү. Таратыгыз мескеннәргә, мохтаҗларга, бу сөякле куллардан хурланмагыз! К.Тинчурин |