ХУ’Р ИТҮ ф. 1) Мыскыллау, мәсхәрә итү, кимсетү; хурлау. Кайвакытта ул хата бөтен нәсел-нәсәбеңне хур итәрлек, гомергә онытылмаслык бер кара тап булып кала. М.Мәһдиев. Ирне зур иткән дә – хатын, хур иткән дә – хатын, дип бик дөрес әйткән борынгылар. В.Нуруллин

2) Кыз кешене көчләп мәсхәрәләү. Хур ителерлек кызым юк, яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган. К.Тинчурин. Бар ир затын чура – кол итте. Хатын-кызны көчләп хур итте. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә