ХУР II с. фар. 1. Начар, яман, кадерсез, түбән, игътибарсыз. --- бу каһәрле кавемнең өстенә атылып яткан бу яшен кебек уклар, вә бу жәһәннәм кебек ашаучы утлар әллә безне бу сәфил (хур кеше) вә бәхетсез хәлемездән коткару өчен микән? Г.Бубый. --- затсыз, хур кешеләр җөмләсеннән булма. К.Насыйри 2. и. мәгъ. 1) Түбәнлек, кимсетү. Гыйлемлек – нур, наданлык – хур. Мәкаль. Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине, Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, – Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби. Г.Тукай 2) Кимсетелгән кеше, башкалар алдында хурлыкка калучы, билгеле сыйфатлары, белеме, эш-гамәле һ.б. белән башкалардан түбән, ким булган кеше; түбән кеше. --- икенче берәүләр, каралар – хурлар, кимнәр – үзләренең бик нык сөенгәнлекләрен белдереп, елмаеп, читтән генә, юл буеннан гына карап калдылар. Н.Фәттах. Хурларны хурлама, имеш, Зурларны да мактама... Ф.Җамалетдинова 3) Мәсхәрә, көлке. Уку – күңел нуры, Укымый калган – кеше хуры. Мәкаль. Тормышта адәм хурына Калуларың шул була. Ф.Дәүләтбаев ◊ Хур булу Оятка калу, мәсхәрәгә калу, рисвай булу. Укыган кеше кайда да хур булмас. М.Гафури. Без, хатыннар, хур булдык, дип торабыз, Бәрбәрия әбинең, авыр туфрагы җиңел булсын, кеше яманлый торган гадәте бар иде. Г.Әпсәләмов. Хур калу к. хурлыкка калу. Килмешәк шунысын да аңлый башлый: хур калганчы, тотылып кыйналганчы, мондый юл белән эш итү файдалырак та, кызыклырак та. К.Җәмит. Нургаянның сарык урлавын исбатлый алмасалар, үзләре хур калачак. З.Мурсиев. Хур күрү Начар, түбән дип уйлау, кимсетү, түбәнсетү, яратмау. Инде, и падишаһ, шәригатьне хур күрмә, Кыямәт көнендә гадел падишаһлар гөруһыннан булырсың вә хатын сүзенә күп игътибар бирмә, аларда мәкер вә хәйлә күп булыр. К.Насыйри. Мин бик хур күргән Сукыр тычкан миңа ана нәсыйхәте кеби яхшы үгет бирде. Г.Тукай |