ХУР I и. гар. 1) Оҗмах кызы; ислам динендә җәннәткә эләккән ир кешенең күңелен күрә торган мәңге яшь гүзәл кыз. Мин хәзер оҗмах түрендә бер матур хур иркәли ---. Г.Тукай. Оҗмахларда үскән хур кирәкми, Күз алларымда ла син булгач. А.Хәсәнов

2) күч. Кара күзле, матур йөзле гүзәл кыз; искиткеч чибәр кыз. Сөйкемле хур

Хур кызы 1) к. хур I. Без дөньяда менә шушындый җир кызларын кочабыз, ахирәттә, җәннәттә хур кызларын кочар өчен. Г.Камал. Әйтерсең лә Кавказ егете җир кызына – тире һәм сөяктән укмашкан гади җир кызына түгел, буй җитмәс ерактагы, хыялдагы оҗмах кызы, хур кызына мәхәббәтен җырлый... Д.Булатова; 2) күч. Бик чибәр кыз. Әнә Флүс төшендә хур кызын кочагында эретеп ята. Т.Галиуллин. Хур кызы көтмичә, булганына шөкер итеп кенә яши белгән иргә назлы хатын, туклыклы аш, туйдырмас хезмәттән кала бәхетле булу өчен тагын ни кирәк соң? В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә