ХУПЛА’У ф. 1) Кемнең дә булса фикерен, эшен, үз-үзен тотышын һ.б.ш.ны кулай, дөрес дип табу, кабул итү, урынлы дип исәпләү, мәслихәт күрү, аңа карата уңай фикердә булу. Әллә шуңа, әллә әнисенең бик үк хупламавын сизенеп, Исхак Имәнле урамына барып йөрүен сирәгәйтте. А.Гыйләҗев. Җитәкче кеше аның алга омтылышларын күреп ассызыклап торды, коллегалары ихлас хуплады, куанды Фәзилә өчен. Г.Мирһади

2) Нәрсә белән дә булса килешү, риза булу. Ул иптәшләре аның бу ниятен хуплап каршы алырлар дип уйлаган иде. Г.Әпсәләмов. Әгәр бу фикерләремне хупласа – шатлана, сикеренә, аяк арамда бөтерелә. А.Хәсәнов

Хуплап алу Берара, кыска вакыт хуплау. Аның бу гамәлен шыгрым тулы зал хуплап алды. К.Сатиев. Аны: «Җырла, җырла...» – дигән тыйнак, басынкы тавышлар хуплап алды. Г.Гыйльманов

Хуплап бетерү Тулысынча хуплау, барысын да хуплау. Үлчәүнең ике ташы шикелле итеп күз алдына китерсәк, димәк... димәк, безнең гыйлем өлкәсендәге гамәлләребезне хуплап бетерми ул. В.Имамов

Хуплап җибәрү Бераз, берникадәр хуплау. Ә без хуплап та җибәрсәк, башы түшәмгә тия. А.Вергазов

Хуплап кую Кинәт хуплау, бер тапкыр хуплау. Ак күлмәкле, ап-ак чәчле Кол Гали хуплап куйды: – Киләчәк буыннар бәхете хакына изге яуга керәбез, болгарларым!.. В. Имамов

Хуплап тору Даими рәвештә, гел хуплау. Председатель Мөбин абый башка чакта минем укуыма каршы түгел, киресенчә: «Укы, энем! Укысаң, әрәм булмассың», дип хуплап тора иде. В.Нуруллин. Маһирәнең дә балага чат ябышуы, әнисенең аны һаман хуплап торуы да нык шикләндерә башлады. Г.Галиева

Хуплый башлау Хупларга тотыну. Барысы да берьюлы нәрсәнедер хуплый башласа һәм бер-бер артлы котлау телеграммалары яудырсалар, шикләнмичә әйтергә мөмкин: димәк, рәхәт торгынлык башланып килә... Р.Хәкимов. Баштарак аларны тәнкыйтьләсә, инде чирәм җирләрне үзләштерү башлангач, андыйларны ул мактый, хуплый башлады. Фән һәм тел

Хуплый бирү Бернигә карамыйча хуплау. Ул аларның фикерләрен һәрьяклап хуплый бирде. Ф.Яхин

Хуплый төшү Беркадәр, бераз хуплау. Һәм шунда берничә автор башлангыч чор иҗатымны хуплый төшәләр. И.Вәлиулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә