ХУП мод. сүз. 1. Нинди дә булса эшкә яки сүзгә карата ризалыкны, канәгатьлекне белдереп әйтелә: яхшы, ярый. – Бик хуп, котлыйм сезне, – дип, Рәйсә ханым да, һични сиздермичә, шат елмайган булды. В.Имамов. Х уп, ике арада килешү төзедек, Нәзирә апа. Н.Гыйматдинова

2. с. мәгъ. Яхшы, кулай, әйбәт, кабул ителерлек. Бу – бик хуп күренеш, әлбәттә. З.Мәхмүди. Аңлады булырга кирәк: җәмәгатьчелеккә каршы бару – аның өчен хуп гамәл түгел икән шул, ашның күплеге аркасында зиһененә зыяны тигән, ни әйткәнен, кирәкмәс җирдән үртәп алырга маташуын үзе дә сизми калган. Ф.Яхин

3. рәв. мәгъ. Дөрес, хак. Һи җаным, хуп әйтәсең. К.Насыйри. Әйе, әйе, мелла кем, Дәүләтьяров әфәнде, хуп сөйлисез. И.Гази

◊ Хуп күрү Яхшы дип уйлау, кулай күрү, яхшыга санау . Ә башсыз кеше, үз чиратында, башлыларның үзе кебек башсыз булуын хуп күрә. К.Сатиев. Сораша башласалар, ул дәшми калуны хуп күрә. Д.Булатова. Хуп, мәйле «Ярар алайса, ничек телисез, шулай эшләгез» дигән мәгънәне белдерә. – Рәхмәт, күрше, бүтән вакытта. – Хуп, мәйлең. Н.Әхмәдиев. Барыгызның да теләге шундый икән, хуп, мәйле, шунда күмегез алайса. Ф.Баттал. Хуп табу к. хуп күрү. Дивар буйлап тезелгән урындыклардагы яшьрәкләр бабай-әбиләргә олылап урын бирделәр, өлкәнрәкләр, дүртесе дә, басып торуга караганда, утыруны хуп таптылар. М.Хуҗин. Тик хәзер инде Дилемманың тукмалып яшәрлек тазалыгы юк иде, ул, бар көчен биреп, ирен яхшы юлга күндерергә тырышты-тырышты да кул селтәде – аннан арынуны хуп тапты. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә