ХУ’НТА и. исп. 1) Испаниядә һәм испан телле кайбер Латин Америкасы илләрендә иҗтимагый-сәяси оешмалар, берләшмәләр атамасы. Бездә бит бөтен нәрсә дә хунта сыман корылган. Безнең гәҗит

2) Хәрби реакцион террористик оешма. Дөньяда исә «хунта» сүзе хакимият түнтәрелеше оештырып, җитәкчелекне үз кулларына алган һәм террор, репрессия ысуллары ярдәмендә идарә итүче хәрбиләр төркеменә карата кулланыла. Безнең гәҗит

3) Хәрбиләр ярдәмендә хакимияткә килгән һәм диктатура урнаштырган сәяси оешма. Хәрби хунта, баш күтәреп, власть алырга тырышып караган иде, ләкин заговорчы капитал ялчыларын халык тар-мар итте. Г.Афзал. Искә төшерсәк, хәрби хунта тарафыннан һәлак ителгән Чили шагыйре һәм җырчысы Виктор Харага багышлап кына да күпме шигырь язылды ул чорда! И.Вәлиулла

4) күч. Үзара килешеп, билгеле явыз максатларда эш алып баручы кешеләр төркеме



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә