ХУЛИГАНЛЫК и. 1) Кешенең характерындагы җәмгыятьтә кабул ителгән тәртипләр белән санашмау гадәте. Мин беләм: теләсә нинди хулиганлык сүздән, сөйләшүдән башлана. Н.Акмал. 2) Җәмәгать урынында эшләнгән тупас тәртипсезлек. Бервакыт хулиганлык кылган егетне судка алып килә бу. З.Сәмигуллина. Матвей Ивановичның аптыраулы соравына: «Тагын хулиганлык итә», – дип җавап бирдем. Кызыл таң 3) күч. Шуклык, артык тәвәккәллек, малайлык. Күпмедер җүләрлек, күпмедер хулиганлык – болар бөтенесе дә минем холыкта калды... Р.Вәлиев |