ХУЛИГАНЛАНУ ф. 1) Хулиганлык эшләү, җәмәгать тәртибен тупас бозу. – Алар сезгә басуда хулиганланырга ирек бирмәсләр, – дип шелтәләде. Ф.Галиев. Ә синең малаең, хулиганланып, эчеп-сугышып йөри. З.Хәким 2) күч. Шуклану, шаярып алу. Бар энергиясен, вакытын, яратуын безгә сарыф иткән, сыйныф бүлмәсен бизим дип, үз өеннән гөлләрен, картиналарын мәктәпкә ташып бетергән, безнең белән көлгән, уйнаган, кайчак хәтта хулиганлана да белгән гаҗәеп бер «яшьти» йөрәкле кешебез булды ул. Шәһри Казан Хулиганлана бару Торган саен күбрәк хулиганлану. Малайлары хулиганлана бара Хулиганлана башлау Хулиганланырга тотыну. Балалар хулиганлана башлады Хулиганлана төшү Бераз хулиганлану; тагын да хулиганлану Хулиганланып алу Аз гына, берара хулиганлану. Минем яшьтә аз гына «хулиганланып» алырга да ярый инде. Шәһри Казан Хулиганланып йөрү Озак вакыт дәвамында хулиганлану. Хулиганланып йөрергә вакытым юк минем. З.Хәким |