ХУЛИГАН и. ингл. Җәмәгать тәртибен тупас бозучы, хулиганлык эшләүче кеше. – Димәк, аны берәр хулиган кибеттән кайтып килүче яки кибеткә баручы картның кулыннан тартып алган, диде Нурия, белдекле күренергә тырышып. Ф.Яруллин. Һәм ул кешеләрне бернинди тәрбия дә төзәтә алмый: каракны – урлашудан, хулиганны сугышудан туктатып булмаган кебек, йомшак холыклы кешедән – хулиган, хулиганнан йомшак холыклы кеше ясап булмый. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә