ХУҖАСЫЗЛЫК и. 1) Гомумән хуҗасы булмау. Беркөн, ишек төбендә хуҗасызлыктан аптырап аунап яткан тырмага баскач та, әйтәсе сүзләрне әйтү урынына: «Гафу итегез, ялгыш...» – дип мыгырданып кына куйдым. И.Шиһапов 2) Нинди дә булса эштә, оешмада таркаулык, башбаштаклык; яхшы хуҗа булмау. Илдә башланган хуҗасызлык һәм башбаштаклык ябык атом зоналарына да килеп җитә. Ф.Бәйрәмова. Яшь татар журналистлары түгәрәге «Яңаваз»ны оештырып йөрүләр, аңа каршы торучылар белән көрәш күренешләре, безнең илдәге хуҗасызлык шартларында һәрбер кечкенә генә эшне башкарып чыгу кыенлыклары белән очрашулар. М.Вәлиев |