ХУҖАСЫЗ с. 1. 1) Хуҗасы, иясе булмаган; кеше яшәми яки файдаланмый торган. Иясез песиләрне, хуҗасыз этләрне иркәләп, балаң алдында яхшатлы булып йөрү җиңел ич ул!.. А.Гыйләҗев. Әгәр хуҗасыз утрау тапсаң, ул – синеке. Р.Вәлиев 2) Тәртибе булмаган, начар алып барылган (өй, предприятие һ.б.ш. тур.). Таланган һәм хуҗасыз илебез Нинди авыр хәлләр кичерә? Х.Җәгъфәр. Ә Төркәйнең аннан-моннан җыеп әвәләнгән кысан һәм хуҗасыз фермасында һаман мал кырылды, һаман мал кырылды... В.Имамов 2. рәв. мәгъ. Хуҗа булмаган хәлдә. Борынгылар, елан – җирнең хуҗасы, дип уйлаганнар, һәм аны үтерү, рәнҗетү яки куып җибәрү җирне хуҗасыз калдыруга тиң булган. А.Тимергалин. – Авылыгызда бер хуҗасыз торган йорт бардыр әле, – дигән. Р.Фәизов |