ХУҖАЛЫКЧЫ и. Хуҗалык эшендә эшли торган кеше; хуҗалык алып баручы. Башында көн саен мең төрле кызыклы уй, хыял туып тора торган егеткә Алма апа белән ялгыз хуҗалыкчы булып, үз яшьтәшләре – комсомоллардан көлдереп йөрү туйдырган. Г.Ахунов. – Ул берние белән дә яхшы түгел, аерым хуҗалыкчылар, ичмасам, рәхәтләнеп ипи ашыйлар, куас эчәләр, – дип сөйләде. А.Фәләх |