ХУҖАЛЫКЛЫ с. 1) Хуҗалыгы булган, хуҗалыклардан торган. Йөз хуҗалыклы авылда колхоз төзеп бетерә алмасыннар инде, я! М.Хуҗин. Мең хуҗалыклы нинди зур авылда күп балалы гаиләләрне, саный башласаң, бер кулдагы бармаклар да җитә. М.Афзалова

2) к. хуҗалыкчыл. Була: авылның иң уңган, хуҗалыклы кешесе йорт торгызу өчен ары чабып, бире килеп тир түгеп йөргәндә, авылның иң булдыксыз, ике бозауга кибәк аера белмәгән Гыйльметдине шәһәргә барып өч бүлмәле фатир алган. А.Гыйләҗев. Кофены үзе төеп, үзе әзерләве турында сөйләгәндә үк мин аның хуҗалыклы ир булуын аңладым. Э.Шәрифуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә