ХУҖАЛЫ’К ИТҮ ф. 1) Нинди дә булса хуҗалык эшендә эшләү; хуҗалык эшен алып бару. Шул яшьтән бәйсезлеккә ирешү, үз башына дөнья көтү һәм хуҗалык итү ул заманда, әлбәттә, зур бәхеттән саналган булырга тиеш. Ә.Еники. Без әлегә беркатлы сәясәт алып барабыз, массаларның аңында борылыш ясарга кирәк, дип лаф орабыз, үзебез исә хуҗалык итүдә бертуктаусыз ялгышлар җибәрәбез. Ф.Сафин

2) Нинди дә булса оешма, берләшмә һ.б.ш. белән җитәкчелек итү. Аның чын оештыручы, талантлы педагог, оста хуҗалык итә белүче җитәкче сыйфатлары нәкъ менә шушы чорда ачыла. Г.Мөхәммәтшин. Бер атна гына монда Кәрамәт тә хуҗалык итеп тора алачак ич. Л.Хәмидуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә