ХУҖАЛЫК и. 1) икът. Халыкны яшәтү, тәэмин итү өчен кулланылган, кеше тарафыннан ясалган барлык җитештерү чаралары һәм җитештерү ысулы. Социалистик икътисадның җимерелүе, капиталистик хуҗалыкның тиз генә аякка басып китә алмавы Румыния матбугатын, шул исәптән әле тернәкләнергә өлгермәгән «Кара дәниз»не дә бик авыр хәлгә куйган ---. Т.Әйди. Җәләш мулла – җимерелеп барган феодаль хуҗалыкка корылган, ислам идеологиясенә һәм шәригать кануннарына нигезләнгән патриархаль гаилә хуҗасын һәм ярлы халык җилкәсендә яшәүче руханилар катлавының бер вәкилен чагылдыручы әдәби тип. Фән һәм тел 2) Җитештерү өчен хезмәт итә торган, икътисадны тәшкил итә торган барлык нәрсә. Әгәр Совет чорында халык хуҗалыгының берәр тармагында уңыш казанылган икән, һичшиксез, икенче өлкәсендә торгынлык яки хәтта чигенү күзәтелмичә калмый. А.Тимергалин 3) Җитештерү төренең билгеле бер тармагы. Гражданнар сугышы, аннан соңгы авыр елларда шәһәр хуҗалыгы тәмам ташландык хәлгә килә. Р.Мостафин. Хәтерлисең булыр, илленче елларның азагында, авыл хуҗалыгын алга җибәрү өчен кукурузны күбрәк чәчәргә кирәк, дип аңлата башладылар. В.Нуруллин 4) Күмәк хуҗалык; колхоз. Шәмсүн яхшы белә: тирә-юньне зур игътибар белән күзәтеп баргандай күренгән хәйләкәр бу бәндә син хуҗалык башында утырганда дус булып кыланыр, ә кирәгең беткәч, җай гына читкә шылачак. А.Вергазов. Хуҗалык рәисе Фәрит Шәйхетдинов ут бөрчәсе кебек егетне шул елны файдалануга тапшырылачак Өтернәс сөтчелек комплексына механик итеп билгели. Т.Нәҗмиев 5) Нинди дә булса предприятие, оешманың мал-мөлкәте, җитештерү кораллары, җиһазлары. Төшкелекне ашап алды да бригада хуҗалыгы белән, язу-сызулар белән таныша башлады. Н.Фәттах. Бүген «Идел-Пресс» нәшрияты урнашкан урында 1950 елларга кадәр 387 нче заводның хуҗалыгы булган. Шәһри Казан 6) Гадәттә авылда яшәгән, бер гаиләдән торган, үз мал-туары, йорт-каралтылары һ.б. булган берәмлек. Колхоз ярдәмендә авылларның һәр хуҗалыгы яңа, заманча йортлар салып чыкты. Г.Мөхәммәтшин. Чөнки һәркайсының үз хуҗалыгы, терлек-торышы бар, һәркайсының колхоз председателенә йомышы төшә: я машина, я ат, я саламы-печәне, я тегесе, я монысы кирәк. В.Нуруллин 7) Йортта, көнкүрештә кирәк булган эш кораллары, өй кирәк-яраклары, азык-төлек һ.б.ш. Әткәйнең хуҗалык кирәк-яракларын саклый торган келәтендә һәммә нәрсә үз урынында иде. М.Әмирханов. Хәкимҗанның, кулга хуҗалык сумкасы тотып, төнге каравылдан – машина паркыннан кайтып килеше иде. Н.Хәсәнов 8) Йортны алып бару, йорт эшләрен башкаруга бәйле булган вазифалар, эшләр. Йортта барысы өчен дә мин җавап бирәм, бөтен хуҗалык минем өстә. Ф.Садриев. Элек гаилә – әби, бабай, әти, әни, балалар, йорт һәм йорт әйләнәсендәге хуҗалык булса, хәзер кешенең әти-әнисенә игътибар күрсәтергә, балалар тәрбияләргә, йорт эшләрен башкарырга, хуҗалык эшләрен алып барырга вакыты юк. Л.Әбүдәрова ◊ Хуҗалык сөрү Хуҗа булу, хуҗа булып тору. Әле монда һаман Садыйк бай хуҗалык сөрәмени? Ш.Камал |