ХУҖАЛА’РЧА рәв. 1. 1) Хуҗа кебек, үз итеп, иркен. – Бу сиңа келтер-келтер барган трамвай түгел шул, – диде ул, үзен бөтенләй зурларча һәм хуҗаларча хис итеп. А.Әхмәтгалиева. Анда мин үз һавамны сулыйм, җирдән хуҗаларча атлыйм. Р.Галиуллин

2) Хуҗа җитәкче кебек, тартынмыйча; хуҗа кешегә хас рәвештә. Арбага утыргач та, Җәләлетдинов идарәдән ияреп чыккан кешеләргә хуҗаларча кыска-кыска гына боерыклар бирде, шуннан соң без кузгалып киттек. Ә.Еники. Ихтыярга сәерсенеп карап торды да, ике кулын хуҗаларча артка куеп, кабинеттан чыгып китте. В.Вәлиев

3) күч. Җаваплылык, осталык, саклык белән, алдан күреп. Аның каләменнән төшкән башлам яисә соңгы сүздә фикерләү киңлеге, әдәбиятка хуҗаларча карап, аның көчләрен барлап, юнәлеш биреп, киләчәк үсеш юлларын тамгалап баруы искитмәле. Т.Галиуллин. Бу – җитәкченең булган мөмкинлекләреннән хуҗаларча файдалануы нәтиҗәсе. Т.Нәҗмиев

2. с. мәгъ. Хуҗаларга хас; сакчыл, кайгыртучан. Ләкин бер нәрсә бик эчне пошыра: табигатьнең үз-үзен савыктыруга көчле омтылышы һәм кешеләр ярдәме белән үстерелгән урман байлыгына халыкта хуҗаларча мөнәсәбәт, кадер һәм сак карау җитеп бетми. Татарстан яшьләре. Табигатькә хуҗаларча карашның әле бервакытта да артык булганы юк. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә