ХУҖА и. фар. 1) Хосусый милек иясе, милке булган кеше; берәр шәхси мөлкәткә ия кеше. Шуңа күрә басмаханә хуҗасына хәрефләр бик кыйммәткә төшә. Г.Алпаров. Сезнең күршегездә көнбагышлар чәчкә атып утыра, әмма хуҗа үзе өйдә юк, күрәсең. А.Хәлим // Нәрсәнең дә булса иясе. Ат хуҗалары атларының йөгәнен рәтләп, ялларын тараган булалар, тынычсызланып сыйпаштыралар. Г.Бәширов. Гөлия кичәге машина хуҗасының үзенә исеме белән дәшүен хәтерендә яңартты. Г.Әдһәмова 2) Яллап эшләтүче. Ә хуҗалар безне коллар итеп, Хайваннар дип читкә саттылар. Г.Кутуй. Ә колга хуҗалар һәрчак табылып тора. В.Имамов 3) Шәхси хуҗалыгы булган крестьян. Авылда ул урта хуҗа исәпләнә: яхшы аты бар, яхшы сыер, сарыклары. И.Гази 4) Нинди дә булса зур хуҗалык, оешма өчен җаваплы кеше, җитәкче, оештыручы. Тегесенең дә әйтер сүзе әзер: син – хуҗа, син баш кеше, теләсәң каян табарга тиешсең, янәсе. М.Хәсәнов. Ул ялварулы бердәнбер күзен хуҗасына төбәде: – Зинһар кичерә күрегез, шеф... гафу... А.Гыймадиев 5) Ил башы, идарәче, хаким, хакимият вәкиле. Урын аулак, иптәшләр үзебезнеке, дуслар ышанычлы, сый мул, үз кесәңнән түгел, мунча илаһи шәп, тормышның кадерен белеп, илгә, ил хуҗаларына рәхмәт укып яшә дә яшә генә! А.Гыйләҗев. Илдә хуҗалар ишәйсә, Хуҗасыз этләр арта. Г.Морат 6) Йорт башы, гаилә башлыгы. Хуҗа тәмле аш пешергән хатынының маңгаена агач кашык белән тондыра. Т.Галиуллин. Әниебез синнән башка Бернәрсә дә хәл итми: Кая барсам, нишләсәм дә, Әтиеңнән сора, ди, Ул бит безнең хуҗа, ди, Ул әйтсә, мин риза, ди. В.Хәйруллина 7) Билгеле бер урында, эштә һ.б.ш. вакытлыча җаваплы булган, барысын да үзе теләгәнчә эшли ала торган кеше. Шулай да элемтәче каешланган адәм булса кирәк, үзенең биредә хуҗа булуыннан файдаланды: Мөслимовны телефонга куеп, үзе ятып йоклады. Х.Камалов. Фаяз Гыймранович, үзегез өстәлгә хуҗа булыгыз әле, әнә рюмкалар, сала торыгыз. Р.Сәгъди 8) Дәрәҗәсе, белеме, тәҗрибәсе, авторитеты һ.б. белән башкалардан өстен булган, сүзе үтә торган, башкаларга үз фикерен үткәрә ала торган кеше, башкалар өчен төрле мәсьәләләрне хәл итүче кеше. Ул соң Гомәр абзыегыз шундый ук сезгә хуҗа булырлык кешемени, сүзеннән чыга алмыйсыз? Г.Камал. Ләкин мин үзем, үз гаиләм турында кайгыртам, мин башкаларга хуҗа түгел. М.Хуҗин 9) сөйл. Хатын өчен – никахлы ир. Ул хәтта күкрәк кесәсеннән бер фоторәсем дә алып күрсәтә, менә минем хуҗам, ди. Х.Камалов. Хуҗам минем, әллә син исерек инде? З.Хәким 10) сөйл. Аллаһы Тәгалә, Ходай. Илаһым, хуҗам, үзең хәерен насыйп ит... М.Хәсәнов. Ак дөньяны үз итмәгән өчен Үзең кичер, Раббым, Бер Хуҗам! Ф.Гыйләҗев 11) Остаз, мулла, хәзрәт. Моңа җавап бирер өчен, Хуҗа Насретдин шикелле хикмәт иясе булырга кирәк. Г.Әпсәләмов. Төрки дөньяда хикмәтле сүзгә нигез салучы булып Хуҗа Әхмәд Ясәви исәпләнә. А.Тимергалин 12) Кешеләр өчен мөһим, әһәмиятле, бөек, серле тоелган нәрсә; өстен көч. Бу олы дөньяга, чынбарлыкка үзенең, ягъни адәм баласының түгел, ә табигатьнең чын хуҗа икәнлеген оныта кеше дигәнең! М.Вәлиев 13) Ихтыярлы, үз-үзенә карата җаваплы булу сыйфаты. Чир тигән кеше үз авыруының тамырына үзе барып җитә ала икән – бу кеше тәненә дә, җанына да хуҗа була ала дигән сүз! А.Гыйләҗев. Гафу ит, мин үземә үзем хуҗа түгел. Аманулла 14) күч. Аеруча мөһим саналган, әһәмиятле булган, зур роль уйнаган нәрсә. Шул пычрак кәгазьләр хуҗа булган дөньяда яшисем килми. Р.Габделхакова |