ХУДО’ЖНИК и. бор. слав. 1) к. рәссам. «Художник» дип йөртсәләр дә, төрле плакатлар ясарга өйрәнеп килсәм дә, кызларның гашыйк карашыннан очынып йөрсәм дә... нидер җитми, хыял каядыр ашыга, үз-үземне узарга, кемнедер шаккатырырга теләп, майлы буяуларга тотынам. М.Галиев. Ә син, Гамбәр, кара нинди, синең сурәтеңне төшерергә дип башкаладан кадәр художник килгән, ә?! З.Мурсиев 2) Сәнгатьнең берәр өлкәсендә иҗат итүче; сәнгатькәр. Чын художник, чын әдип, минемчә, халкыннан аерылырга тиеш түгел... М.Хәсәнов. Әлбәттә, оста художник кеше күңелендәге кичерешләрнең бик тирәндә ятканнарын да тотып ала, бирә белә, шуңа да карамастан, минем уйлавымча, язарга сәләтле һәм үтә тоемчан кешеләргә автобиографик җирлекле әсәр белән язучы уйдырмасы нигезендә туган повесть яисә романны аеру кыен түгел. Р.Рахман |