ХУДО’ЖЕСТВОЛЫ с. 1) Сәнгать таләпләренә төгәл туры килгән, сәнгать әсәрләренә хас булган, сәнгатьле, сәнгатьчә. Чөнки художестволы сөйләм үзенең киң кулланышта булуы һәм сәнгатьчә яңгырашы ягыннан телдәге башка стильләрдән аерылып тора. В.Хаков. Поэмада шушы килеш тә ятлап алырлык матур урыннар күп, ләкин алар гына поэманы югары художестволы әсәр итә алмыйлар. Р.Харис

2) Нәфис, зәвык белән башкарылган, матур итеп эшләнгән, сәнгатьле, сәнгатьчә. Өйнең эчке бүлмәләрендәге бөтен ишекләр, орнаментлаштырылып, көрән төстәге имәннән эшләнгән; түшәмнәрдә, уңмый торган кыйммәтле путал каймалар белән уратылып, художестволы табигать күренешләре сурәтләнгән. Ш.Камал. «Горреклама» художестволы рекламалар, элмә такталар, аңлатма язулар һәм лозунглар язу-ясау белән шөгыльләнә. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә