ХУДО’ЖЕСТВО и. рус 1) Сәнгать. Художество әсәрләрендә сурәтләр өч төрле: аерым шәхесләр, аларның эш һәм хәрәкәтләре, сүзләре. Г.Нигъмәти. Г.Ибраһимов «хәят белән реаль әдәбият арасындагы мөнәсәбәтне художество әсәрләрендә чорның актуаль проблемалары яктыртылуда күрә дә». Фән һәм тел

2) Гомумән, сәнгать әсәрләре яки аларны иҗат итүчеләрнең иҗади манералары. [Г.Камал] әсәрләрендә яхшы ук эшләнгән художество образлары аша тормышка тәнкыйть күзе белән карау һәм критик реализм методы сизелеп тора. М.Гали. Язучының роман жанрына күчүе, бердән, революцион күтәрелеш елларында матур әдәбият алдында торган бурычларның зурлыгы белән аңлатылса, икенчедән, моңа Ибраһимовның художество осталыгы үсүе дә сәбәп булды. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә