ХРОНОМЕТРАЖ и. фр. 1) Кул белән яки машина ярдәмендә башкарыла торган бертөрле эшләрне башкаруга киткән вакытны исәпләү методы. Предприятиеләрдә моны хронометраж ярдәмендә бик төгәл исәпләп баралар. Н.Дәүли 2) Нәрсәгә дә булса сарыф ителгән вакыт аралыгын үлчәү, исәпләү. Балалар уеннарын үткәрү өчен, «Олимпик-парк» спорт үзәгендә Олимпия резервының тау чаңгысы мәктәбенең яңа бинасы төзелде, чаңгы юллары 15 метрга киңәйтелде, яктылык, тавыш, хронометраж системалары урнаштырылды. Кызыл таң. Моңа фермада эшләүчеләргә укыту курслары уздыру, һәр хезмәткәр һәм шулай ук технологик процессның эш вакыты билгеләнгән хронометраж төзү (эш вакыты, саву стандарты, яшь бозауларны эчерү, кабат җитештерү, яшь терлекләрне ашату) керә. Заман сулышы 3) Телевизион тапшыру, фильм һ.б.ш. эшләрнең вакыт буенча күләме; минутлап, секундлап төгәл исәпләнгән вакыты. Монда төрле формат, хронометраж һәм жанрда төшерелгән 10 фильм керде. Татарстан. Тапшыруның хронометражы якынча 40 минут, һәм ул атнасына биш тапкыр эш көннәрендә эфирга чыгачак. Мәйдан |