ХРОНО’МЕТР и. гр. 1) Бик төгәл йөри торган кесә сәгате. Минем хронометр буенча әле тагын ике минут ярым вакыт бар иде, сез тиз уйнадыгыз! Р.Батулла

2) Бик төгәл йөри торган балансирлы астрономик сәгать. Үтә төгәл хронометр ачык океанда безнең кайсы ноктада булуыбызны билгеләргә ярдәм итүче йолдыз вакытын саклый. Р.Мостафин. Элек хронометр дип атала торган төгәл сәгать белән вакыт билгеләп һәм секстант дип атала торган оптик җиһаз аша Кояш, Ай яисә йолдызларны күзәтү һәм хисаплаулардан соң, транспорт чарасының Җир өслегендәге урынын билгеләү штурманнарга нәтиҗәне «соңарып» бирә иде ---. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә