ХРОНОЛО’ГИЯ и. гр. 1) Вакыт эзлеклелеге сакланып язылган вакыйгалар исемлеге, елъязма. Әлеге хронологиядән күренгәнчә, Г.Ибраһимовның педагогик эшчәнлеге Балтач районында башлана һәм үсә. Г.Мөхәммәтшин. Орхон язмаларының һәм Дунай буе болгарларының хронологиясен чагыштырып, елның һәр икесен дә Сыер елы икәнлеген күрәбез, димәк, циклның башы, чыннан да, Тычкан елы булган. А.Тимергалин 2) Вакыйгаларның булу, килеп чыгу вакытының эзлеклелеге; берәр эштә шул эзлеклелекне саклау принцибы. Асия җиңги моны эшләгәндә хронология саклады: Кәшфинең иң беренче грамотасы 1939 елда ук алынган икән. М.Мәһдиев. Ясаган барлык нәтиҗәләрен, фикри йомгакларын ул аргументлар белән генә түгел, ә бәлки саллы фактура (библиография, хронология) белән дә ныгытып куя. Т.Кәримов 3) Тарихи вакыйгаларның булу вакытын һәм документларның язылу вакытын билгели торган һәм шуны өйрәнә, өйрәтә торган тарихи дисциплина. Шул ук вакытта тарих белеменең чын фәннилеккә туры килә торган махсус тармаклары да бар. Мәсәлән, хронология, метрология, археология шикелле махсус тармаклары. Р.Вәлиев. Заманында тарихи хронология фәне белән мавыгып, бу датаны һиҗридән григориан ел хисабына күчереп карагач, туры килмәве ачыкланды. Гасырлар авазы |