ХРОНОЛО’ГИК с. Хронологиягә нигезләнгән. Хронологик тәртиптә булмаса да, кайберләрен әйтеп карыйм: «Раушаниям, бәгырем» җырын алтмышынчы еллар башында Актаныш районында әдәбият көннәрендә үзешчәннәр башкаруында ишеттем. Ш.Галиев. Шуңа да икенче бүлектә хронологик чикләр киңрәк чорны, әйткәнемчә, ике дистә елны иңләп ала. А.Әхмәдуллин |