ХРОНО’ГРАФ I и. гр. 1) Кыска вакытлы күренешләрне теркәп һәм аларның дәвамлылыгын үлчәп, язып бара торган махсус әсбап. Һәр иртәдә гаилә башлыгы Джон Генри Гринвич обсерваториясенә бара, анда үзенең югары төгәллекле хронографын дөресли. Мәдәни җомга. Кинойолдыз һәм автоузышчы Пол Ньюманның Rolех хронографы рекордлы сумма – 17 752 500 долларга сатылган ---. Заман сулышы 2) күч. Теркәп, язып баручы. Ләкин мин – булган хәлләрне теркәп баручы хронограф кына, очраклы гына килеп чыгып гаҗәпкә калган шаһит. Д.Вәлиев |