ХРО’НИКАЧЫ и. сөйл. 1) Хроника ( 1 мәгъ.) алып баручы, хроника язучы. Хроникачы хуҗалыкның бөлгенлеккә төшүен менә ничек сурәтли: «Виноградлыклар эшкәртелми, кырлар сукаланмый ---». Урта гасырлар тарихы 2) Билгеле бер мөһим вакыйганы төшереп баручы, вакыйга барган урыннан хроника биреп баручы; кинооператор. Бөек Ватан сугышы хроникачысы 3) Вакытлы матбугатта хроника бүлегендә эшләүче; шул бүлеккә материаллар әзерләүче; көндәлек хәбәрләр биреп торучы. Роллинг илтифат итмәгән вак-төяк хроникачыларны яллады: алар, черки кебек, дөньяның һәрбер ярыгына үтеп керәләр дә зур журналистлардан ныграк файда китерәләр иде. А.Толстой |