ХРОНИКАЛЬ с. Вакыйгаларны хронологик тәртиптә күрсәтә торган; хронологик тәртиптәге; гомумән, документаль. Өченче томның ахырында шагыйрьнең басылып чыккан китаплары исемлеге, бик тулы биобиблиографик һәм хроникаль мәгълүмат урнаштырылган. М.Шабаев. Аерым фәннәр һәм сәнгать төрләре буенча махсус басмалар булмагач, киң мәгънәдәге рухи культурабызның хроникаль елъязмасын шушы журналдан укымыйча, бүтән нинди чыганактан беләсең?! Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә