ХРО’НИКА и. гр. 1) тар. Вакыйгалар хронологик тәртиптә теркәлгән язма; елъязма. Италиянең Урта гасыр хроникаларында телгә алынган, «болгари» дип аталган затлы күннәр, бизәкле сәхтиян читекләр каян килеп кергән дип беләсез?! М.Юныс. Императорның сәркатибе ике арада булган сөйләшүләрне хроникасына терки барды, һәм император үзе дә һәрдаим кырын карады. М.Хәбибуллин 2) Тарихи, сәяси, иҗтимагый һ.б.ш. вакыйгаларны тасвирлаган әдәби әсәр. Шул елның 3 сентябрендә нигезен әлеге кечкенә хроника тәшкил итәчәк зур роман язарга уйлый. М.Хуҗин. Әйтергә кирәк, чагыштырмача матур хроника! Р.Фәйзуллин 3) сөйл. Төрле хәлләр, агымдагы тарихи вакыйгалар эзлеклелеге. Әлеге вакыйгалар хроникасын карап үтик: 1467 елда Казанда, Мәхмүд хан үлгәч, тәхет өчен янә көрәш башлана. Т.Әйди 4) Журналда, газетада көндәлек вакыйгалар турындагы хәбәрләр, белдерүләр бүлеге. Биредә газета хроникасына теркәлгән иң беренче вакыйга 1935 елның 27 июнь датасы белән тамгаланган. Ә.Рәшит. Журналның хроника өлешен оештыруны да ныклы бер тәртипкә саласы бар. Р.Фәйзуллин 5) Вакыйгаларны хронологик тәртиптә күрсәтә торган документаль фильм; гомумән, берәр тарихи вакыйганы чагылдырган документаль фильм. Сугыш турындагы хроникаларны карап һәвәсләнгән авыл малайлары икенче көнне үк Жуков, Малиновский, Рокоссовский булып таяк атка атланып, Сталинград, Кавказ, Берлиннарга барып җитәләр иде. Д.Гыйсметдин. «Казанский телеграф» газетасы хәбәр итүенчә, 1909 елда Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы парады хроника тасмасына төшерелгән. Казан утлары |