ХРО’НИК I с. 1) Озакка сузылган яки әледән-әле кабатлана торган (авыру тур.). Сез, иптәш-әфәнде, хроник баш авыртуы белән җәфаланасыз... Л.Лерон. Белгеч биргән белешмәдә тоткынның каралу вакытында хроник бронхиттан, миокардиттан һәм икенче дәрәҗә трахомадан җәфалануы әйтелгән. Д.Гарифуллин

2) Даими авыру белән интегә торган (кеше тур.). Бу бүлектә күбрәк хроник авырулар булганга, шуларның күпчелегенә елына икешәр тапкыр дәваланып чыгу таләп ителгәнгә, бер-берсен инде күптән үк яхшы белгән әниләр (монда фәкать әниләр генә) байтак иде. Л.Ибраһим-Вәлиди. Хәзер Россиядә яшьләрнең 40 проценты психик яктан тайпылышлы, 70 проценты хроник авыру, 30 проценты эшсез, һәм яшь хатыннарның 30 проценты бала табарга кыймый! М.Вәлиев

3) күч. Даими яисә еш кабатланып тора торган; еш, һәрвакыт була торган. Фәррах бу шешәләрне инде өч ел элек чүп арасыннан алып калган һәм хатыны белән ике арада хроник җәнҗал тудырган иде. Ф.Садриев. Барыбызның да гади колхозчы балалары булып, акчага хроник мохтаҗлык кичерүебезне исәпкә алсаң, бигрәк тә. М.Кәбиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә