ХРОМОСО’МА и. гр. биол. Үсемлек һәм терек организмнарның күзәнәк төшендәге нәселдәнлек генетик мәгълүматын буыннан буынга күчерә торган элемент. Аның канында кызыл кан күзәнәкләре кими башлаган, нәтиҗәдә генетик код бозылган, хромосома төзәлмәслек булып үзгәргән иде. Ф.Бәйрәмова. Болай туганнарны ХО кешеләр дип атыйлар, аларның генетик җыелмасында 46 урынына 45 хромосома була. Фән һәм тел |