ХРОМЛАНУ ф. төш. юн. к. хромлау . – Ә син, кәнтәй, анда Закуан барыгызны да!.. – дип кычкырды Сәях әллә нинди куркыныч тавыш белән һәм, мич арасында яткан балтаны алды да, тимер караватның хромланган ак башларына чабарга тотынды. Н.Хамалов. Наталья кыюлана төште: хромланган боргычлы югыч янына килеп, аның ике боргычын да ачып карады – гөжләп салкын һәм кайнар су ага башлады. Р.Мирхәйдәров |