ХРОМАТОГРА’ФИЯ и. гр. махс. 1) Катнашмаларны аеру һәм анализлау белән шөгыльләнә торган фән тармагы. Уфа фәнни тикшеренү институтында хроматография белән өлешчә шөгыльләндем мин. Ф.Зыятдинов

2) Эретелгән, сыек хәлгә китерелгән матдәләрнең катнашмаларын аеру һәм аларның физик-химик үзлекләрен билгеләү, анализ ясаудан гыйбарәт метод. Соңыннан тикшеренүне лабораториягә күчереп, «шизофрения исе» белән газ хроматографиясе ысулы ярдәмендә эшләргә исәплиләр. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә