ХРОМАТО’ГРАФ и. гр. махс. Хроматография ысуллары ярдәмендә матдәләрдәге катнашмаларны тикшерү, чистарту, анализ ясау максаты белән аеру һәм анализлау өчен кулланыла торган лаборатор прибор. Күзләре тонык кына гүләп утырган хроматографның әкрен-тигез шуышкан угына төбәлгән. Э.Касыймов. Лабораториядә матди-техник база ныклы: хроматографлар, фракция составын билгеләүче аппаратлар, фото-электр колориметрлары, автомат дозаторлар һәм титраторлар, газ анализаторлары һәм башкалар. Кызыл таң |