ХРОМА’ТИК с. 1) Хроматизм ( 1 мәгъ.) күренешләренә нигезләнгән. Хроматик төсләрдән (яшел, зәңгәр, кызыл, сары) тагын бик күп төсләр ясап булуын сез инде беләсез. Ялкын

2) муз. Хроматизмга ( 2 мәгъ.) нигезләнгән. Хроматик ярымтонда яңгыравы белән татар традицион музыкасыннан шактый аерылып торсалар да, ул көйләрне халык бик яратып, зур яңалык итеп каршылады. Ф.Вәлиева

3) муз. Ярымтоннар барлыкка китерү өчен үзенчәлекле җайланмалары булган. Вася дәдәй Варшавский исә ике рәтле хроматик (авазның, тавышның ярты тоннарга бүленүен тәэмин итүче) төзелешле гармун эшләтте. Ф.Туишев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә