ХРОМАТИЗМ и. гр. махс. 1) физ. Ак төстәге нурның төрле төстәге нурларга таркалу үзлеге. Аның әсәрләрендәге хроматизм (буяуларның күптөрлелеге) нечкә сиземләү белән характерлана. К.Гыйззәтов 2) муз. Музыкада тавышның, ярымтоннарга бүленеп, күтәрелә яки төшә бару күренеше. [Салих Сәйдәшев] Татар музыкасында моңа кадәр кулланылмаган хроматизмны кертеп, әсәрләрен гармонияләштерүдә гомумкешелек музыкаль культурасы казанышларыннан иркен файдаланды. Г.Кайбицкая. Көйнең моңында кабатланулар белән гармонияләнеп килә торган хроматизм элементлары, җырның яңгырашына күңеллелек бирә торган көчле колоратуралар – болар барысы да С.Сәйдәшевкә оперетта стиле якын булуын күрсәтә. З.Сәйдәшева |