ХРОМ и. гр. 1. 1) хим. Аксыл соры төстәге көмешсыман ялтыравыклы металл, химик элемент. Хром, марганец, бакыр, кургашын, цинк мәгъдәннәре, мәрмәр, ташкүмер һәм бүтән чимал чыганаклары инде күптән үзләштерелгән, алардан чыгарылган хәзинәнең бер өлеше байтактан бирле чит илләргә дә сатыла. Т.Әйди. Хромтау дөньядагы иң эре хром рудасы табу урыны. Р.Гыйлемханов

2) Шул металл тозлары белән иләп ясалган юка йомшак күн. --- бакчада, иләнгән кәҗә тиресенең хромына төреп (Кукмара районы Ядегәрдә иләтеп кайткан тире), сигез мең акча күмелгән иде. М.Мәһдиев

3) сөйл. Шундый йомшак күннән тегелгән итек. Авыр чакта, хром кигәндә дә, Чын йөрәктән сине яраттым. В.Галиев

4) Хроматлардан ясала торган сары төстәге буяу төре. Хромга буялган

2. с. мәгъ. Хром ( 1 мәгъ.) тозлары белән иләп ясалган йомшак күннән тегелгән, хромнан ( 2 мәгъ.) эшләнгән. Аның артыннан кайсы хром итек, кайсы җиз кадаклы штиблетлары белән эре сабаклы, сөян төсенә кереп саргайган камылда чаштыртап, башкалар да комбайнны урап әйләнде. А.Хәлим. Ә киемнәре шәһәрнекенә тартым: башында, сәләмәрәк кенә булса да, эшләпә, аягында кара хром ботинка, ә өстендә көзге кара пальто. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә