ХРИСТИАНЛЫК и. Безнең эраның беренче гасырында Рим империясенең көнчыгыш провинцияләрендә барлыкка килеп, Гайсә пәйгамбәргә табынырга өнди торган, чыганагы Изге Язма (Библия) булган дин (XI–XVI йөзләрдә православие, католицизм һәм протестантлыкка бүленгән). Белеклеге белән масайган егет рус миссионерлары белән тиз аралашып китә һәм алар тәэсирендә христианлыкны кабул итә – Александр Казембекка әйләнә. Г.Гомәр. Я хәзер үк чукынасың да христианлыкка күчәсең, я корабтан төшеп тә тормыйча кире борылабыз! В.Имамов |