ХРИСТИАНЛАШУ ф. Христиан динен кабул итү, христиан диненә күчү. Славяннар алданрак христианлашкан! Т.Әйди. Кызганычка каршы, керәшеннәрнең христианлашу тарихы фәндә ныклап өйрәнелмәгән, бу мәсьәләгә багышланган махсус хезмәтләр бик аз. Н.Максимов Христианлаша бару Торган саен ныграк христианлашу. Ул, үзе дә сизмичә, елдан-елга руслаша, христианлаша бара иде. Кызыл таң Христианлашып бетү Тәмам христианлашу. Әмма әби-бабаларыбызның аңлатып бетермәслек горур милләтпәрвәрлекләре һәм үҗәтлекләре аркасында, руслашып, христианлашып бетмичә, шушы көнгә кадәр татар булып килеп җиткәнбез. М.Госманов |