ХРИСТИАНЛАШТЫРУ ф. Башка дин тоткан халыкны христиан диненә тарту, күчерү; христиан итү. Кайчандыр Иван Грозный мөселманнарны, явызлык кылып, христианлаштырган бит. Л.Закир. Русия елъязмачылары Святовитны үз тарихларына, христианлаштырып, Святослав дип язалар. М.Хәбибуллин Христианлаштыра башлау Христианлаштырырга керешү. Бөекбритания Гавайны үзенең колониясе дип игълан итә һәм үзе кыргый дип бәяләгән халкын христианлаштыра башлый. Сөембикә Христианлаштырып бетерү Барысын да христианлаштыру, христианлаштыруны төгәлләү Христианлаштырып килү Әкренләп христианлаштыру; күптәннән христианлаштыру белән шөгыльләнү |