ХРИСТИАН и. гр. Христиан динендәге кеше, христианлык динен тотучы; христиан динен кабул иткән кеше. Бүген – христианнар көне, Гайсә пәйгамбәр туган көн. М.Хәбибуллин. Мөселман кеше христианга һәм яһүдигә хөрмәт белән, әмма ялгыш юлга борылган динне тотулары өчен кызганып карарга тиеш. Ф.Яхин |