ХРИЗОЛИТ и. гр. махс. 1. 1) Ачык яшел яки куе яшел төстәге үтәкүренмәле асылташларның гомуми исеме. Ташлары: топаз, хризолит, фирүзә, сапфир, зөбәрҗәт. Матур буласың килсә. Алай гына да түгел, үзенең иҗат җимеше булган, хризолит ташыннан ясалган муенсаны, «Коллегама бүләк!» дип, мәктәбебезнең рәсем укытучысы Әлфия Бадыйкшанованың муенына үз кулы белән элде. Заман сулышы 2) Шул таштан ясалган бизәнү әйберләре. Бу йолдызлык астында туучыларга гәрәбә, хризолит, оливин, топаз тагарга киңәш ителә. Безнең гәҗит 2. с. мәгъ. Шул таштан ясалган. Хризолит муенса |