ХРАМ и. слав. 1) дини Гыйбадәтханә. Тора монда тугыз башлы храм – Мин, дигәндәй, җиңү патшасы. Н.Нәҗми. Нәкъ 11 тулганда, храмны коточкыч бер тавыш басты: кычкырган кеше ике кулына бер муенса күтәрде дә аңа тезелгән шөлдерләрне зеңгелдәтә башлады ---. М.Мәһдиев 2) күч. Бик нык хөрмәт ителә, югары хисләр тудыра торган урын; бик кадерле, изге, бөек итеп кабул ителә торган йорт. Шуннан соң ул озак еллар Чаллыда культура бүлеген җитәкләде, аннан соң, ниһаять, сәнгатебезнең иң олы храмы – Татар дәүләт академия театрының директоры булды. Р.Батулла. --- «Без – Казаннан, Без – Гыйлем-йорттан!» дип барча кыйтгаларга аваз салырлык камил белемле, зыялы милли шәкертләр әзерләүче остазны һәм, ниһаять, тәүге милли белем храмы – Татар университетын төзү кебек тарихи мәшәкатьләр белән мәшгуль шәхесне борчыйсым, аның кадерле вакытын билисем килмәде. Р.Йосыпова |