ХӨТБӘ и. гар. 1) Җомга, бәйрәм намазларында, никах вакытында гадәттә гарәпчә укыла торган дога, үгет. Касыйм үзенә җомга намазында хөтбә укырга чират җиткәч кенә күңелендәге уйларын-хисләрен берьюлы ачып салды. В.Имамов. Бу шаһитлардан тыш, никах мәҗлесендә ир ягыннан бер вәкил, кыз ягыннан атасы яки яшькә олырак ир туганы һәм дә никах хөтбәсен укучының булуы шарт. Ф.Яхин 2) Вәгазь; үгет-нәсыйхәт. Җомга намазы сәеднең хөтбәсеннән башланды, ул да, Коръән аятьләренә нигезләп, илгә иманлы хуҗа кирәклеге турында сөйләде, вәлилекнең Аллаһтан булуын һәм аларга буйсынырга кирәклеген искәртеп үтте. Ф.Бәйрәмова. Һәр хөтбәсендә илнең бәйсезлеген якларга чакырган. Р.Зәйдулла |