ХӨСНЕХАТ и. гар. Каллиграфия, матур язу осталыгы. Болардан тыш, Хөсәен бабаның хөснехат сәнгате, ягъни матур язу осталыгына ия булганлыгы да, үз гомерендә берничә йөз Коръән күчереп язганлыгы да Каюм Насыйриның истәлекләрендә хәбәр ителә. Ә.Хәйри. Төрекләрнең бөек архитекторы Синан (1480–1578) хөснехат осталарының хезмәтен бик югары бәяләгән һәм каллиграфия сәнгатен үзенен мигъмарчылык эше һәм осталыгы белән чагыштырганда югарырак дәрәҗәгә куйган. В.Усманов |