ХӨСНЕЗАН и. гар. иск. Кемгә дә булса уңай караш, яхшы уй, яхшы фикер. Бәлки, Габдулла үзе дә хисап биреп бетермәгән, һәрхәлдә, телдән әйтү ихтималы булмаган икенче сәбәп – шикләнү, сагаю, үзенең «мин»е, хөснезаны өчен хәвефләнү булырга мөмкин. И.Нуруллин. Ялганламасаң, аларның хөснезаннарын (яхшы уйда булуларын) бозу була иде. М.Хәсәнов |