ХӨСЕТЛЕ с. Башкалар уңышына, байлыгына һ.б. куана алмый торган; бүтәннәрнең яхшы яшәвен авыр кабул итә торган; көнләшүчән. Байлыкка табынып яшәүче, хөсетле һәм эчкерле кешеләр бер кул белән генә күрешергә тырышыр – икенче кулын кесәсеннән чыгармас. К.Кәримов. Үзен шулай шактый һавалы тотса да, бер дә нәфесле һәм хөсетле түгел: эшләгән эше өчен хезмәт хакын беркайчан да үзе куймый, кем ни китерсә – шуңа, кем күпме китерсә – шуңа канәгать. В.Нуруллин |