ХӨСЕТЛӘНҮ ф. Көнләү, көнләшү, кеше әйберен, кеше уңышын күпсенү. Ахыр чиктә: «Шулай инде... Үзләренең кулыннан килмәгәч хөсетләнәләр...» – дип, үз-үзен тынычландырырга тырышты. М.Хәсәнов. Әмма Шәрифулла агай әтигә хөсетләнүен барыбер туктатмый, тәки әтине председательлектән төшерттерә. В.Нуруллин Хөсетләнә бару Торган саен ныграк хөсетләнү. Кыз вакыт үткән саен хөсетләнә бара Хөсетләнә башлау Хөсетләнергә тотыну. Аннан, матур, дөрес итеп, тәртипле булып, үрнәк күрсәтеп яшәгән кешене күреп, кемнеңдер эче поша, хөсетләнә башлый. Акчарлак Хөсетләнә төшү Беркадәр, бераз хөсетләнү; тагын да ныграк хөсетләнү Хөсетләнеп йөрү Даими, һәрвакыт хөсетләнү. Беркемгә зыян салганым, хөсетләнеп йөргәнем, әшәкелек эшләү хакында уйлап та караганым юк. Шәһри Казан |